2019 елның 22 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Павловлар Михаил Владимир улы һәм Мария Виктор кызының көмеш туйларын билгеләп үттеләр.
Михаил Владимир улы 1964 елның 9 гыйнварында Чистай районында туган. Мария Виктор кызы - 1968 елның 25 июлендә Әлмәт районында.
Алар 1992 елның 26 мартында «Ландыш» кафесында, (бүген ул - «Валентина» рестораны) Михаилның апасы Лидиянең 35 яшьлек юбилеендә танышканнар. Мария әлеге кафеда кассир булып эшләде. Аларның очраклы очрашулары беренче караштан мәхәббәт булып чыкты. Шулай итеп, 1994 елның 18 июнендә Әлмәт шәһәрендә Павловлар гаиләсе туа.
Бәхетле никахта Павловларның ике баласы: уллары Алексей һәм кызлары Ольга туа.
Юбилярлар биш оныкларын – Роман һәм Дарья, Константин, Богдан һәм Тимирны яратып яшиләр.
Бүген Михаил Владимир улы лаеклы ялда, ул 35 ел дәвамында насослар заводында эшләгән, ә Мария Виктор кызы бүгенге көнгә кадәр шунда ук хезмәт куя.
Ике тормыш бергә кушылуга нәкъ 25 ел тулды. Бер шатлык һәм бер кайгы, бер сулыш һәм бер йөрәк ритмы, бер киң мәхәббәт һәм бер язмыш.
Тантаналы шартларда Павловлар беренче очрашуларын, беренче үбешү һәм мәхәббәт аңлатмаларын искә төшерделәр. Ә туй вальсы юбилярларны тормышларында иң бәхетле көн атмосферасына күмде.
25 ел элек алар никах теркәү турындагы акт язмасына язылдылар, ә бүген Павловлар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар.
Михаил һәм Мария бик теләп мәхәббәт һәм тугрылык символы булган көмеш балдаклар белән алмаштылар.
Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре көмеш туйларын билгеләп үтүче юбилярларга котлау папкасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Ә аларның туганнары һәм якыннары, иң җылы һәм изге теләкләр белән котладылар.
Кадерле юбилярлар! Сезнең гаилә бәхете озак еллар дәвам итсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз куандырсын. Сез-балаларыгыз, оныкларыгыз, бөтен Әлмәт яшьләре өчен гаилә тормышы үрнәге.
Сезгә озын гомер, бәхет-шатлык һәм тынычлык телибез!