Сугыш башланган 78 еллыгына багышланган митинг

2019 елның 23 июне, якшәмбе

Буа шәһәрендә районның үзәк ял үтү паркында 22 июньдә сугыш башланган көнне искә алу митингы узды. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, хәрби комиссариатының урынбасары Рамил Җамалетдинов, ветераннар советы җитәкчесе Җәүгәрия Хөснетдинова, Буа районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева катнашты.

Ранис Рафис улы сугыш ветераннарына, тыл хезмәткәрләренә үзенең җылы сүзләрен һәм рэхмәт сүзләрен җиткерде. Митингны йомгаклау алдыннан район җитәкчеләре мәнгелек ут янанда чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International