2019 елның 21 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 12 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Гимадеев Ильда Айдар улы һәм Резеда Расих кызы гаиләсендә булды.
Балтач районы ГХАТ бүлеге бинасында14 яше тулган балтачлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру традиөиясе дәвам итә. 2019 елның 21 июнҗ көнендә 15 егет һәм кыз әнә шундый тәртиптә паспорт алдылар.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәттеләр.
2019 елның 20 июнендә Лениногорск шәһәренең 3 нче мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасына экскурсиягә килделәр.
2019 елның 20 июнендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1111бала туу турында акт теркәлде.
17 июнь көнне Ларионов Сергей Геннадий улы һәм Салимова Динара Назил кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Анастасия исеме кушылды.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Сарсак-Омга авыл җирлегендә 9 гаилә парлары юбилярларын хөрмәтләделәр.
2019 елның 19 июнендә күркәм традиция буенча ГХАТ бүлегендә «алтын» һәм «бриллиант» юбилейларын билгеләп үтүче һәр гаилә адресына котлау сүзләре яңгырады. Идел буе районы ГХАТ бүлеге кунаклары булып 14 гаилә һәм бу гаиләләрнең туганнары һәм якыннары килде.
2019 елның 19 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Сергеевлар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде, бу елда берьюлы ике булып туган 3 игезәк бала.
2019 елның 19нче июнь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 3 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Егор – Евгений һәм Надежда Ивановлар гаиләсендә көтеп алынган бала.