Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы гаилә парлары юбилярларын хөрмәтләү

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Сарсак-Омга авыл җирлегендә 9 гаилә парлары юбилярларын хөрмәтләделәр.

Вячеслав Алексеевич һәм Светлана Анатольевна Прокопьевлар гаиләсе бергә яшәүнең 40 еллыгын, Петр Витальевич һәм Валентина Николаевналар  гаиләсе 35 еллыгын билгеләп үттеләр. Анатолий Арсентьевич (Тимофеевлар) Раиса Владимировна Тимофеевлар, Алексей Леонидович һәм Татьяна Сергеевна Никифоровлар  бергә 30 ел матур гомер кичергәннәр. Юрий Николаевич һәм Нина Васильевна Лазаревлар, Али Ахметович һәм Надежда Ивановна Олхаевлар, Владимир Николаевич  һәм Вера Николаевна Афанасьевлар гаилә тормышының  25 еллыгын  бәйрәм иттеләр.

 Юбилярларны Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы   «Бердәм Россия» Партиясе Фракциясе сәркатибе  Усманова Гүзәл Фидаил кызы һәм ЗАГС бүлек  җитәкчесе Гайфуллина Гөлнара Марсель кызы котлады, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International