Нəкъ 25 ел элек Рамил Гəйфетдинович белән Гөлсирен Наҗятовна биюдə танышалар һəм бер караштан бер-берсенə гашыйк булалар. 1994-нче елның июнь аенда Түбəн Кама шəһəрендə тагын бер матур гаилə барлыкка килə. Хəзерге көндə Камалиевлар ике малай əти-əнисе һəм тиздəн əби белəн бабай булырга əзерлəнəлəр.
Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре юбилярларга иң изге теләкләр белән Мактау грамотасы һәм Алтын туйларына чакыру тапшырдылар. Гадәттәгечә юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.