Әлмәт шәһәрендә 12 игезәк бала туды

2019 елның 21 июне, җомга

2019 елның 21 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 12 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Гимадеев Ильда Айдар улы һәм Резеда Расих кызы гаиләсендә булды. 11 июнь конне аларның  ике уллары туды.Яңа туган сабыйларга  Дамир һәм Тимур исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International