Балтач районында паспортлар тапшыру

2019 елның 21 июне, җомга

Балтач районы ГХАТ бүлеге бинасында14 яше тулган балтачлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру традиөиясе дәвам итә. 2019 елның 21 июнҗ көнендә 15 егет һәм кыз әнә шундый тәртиптә паспорт алдылар.

Бу көнгә кадәр кулында беренче документ- туу турында таныклык гына булган яшьләребез өчен төп документ- паспорт алу зур вакыйга. Олы, мөстәкыль тормыш юлына беренче адымнарын ясаучы укучыларыбызга  чакырылган кунаклар-район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, МФЦ әйдәп баручы хезмәткәре Алсу Садыйкова, “Яшь гвардия” оешмасы җитәкчесе Зилия Мортазина, шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, балаларының шатлыкларын уртаклашырга дип килгән әти- әниләр тарафыннан бик күп җылы теләкләр әйтелде. Рәсәй Гимны яңгырагач, күмәк фотолар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International