Әлмәт шәһәрендә 1111 бала туган

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 июнендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1111бала туу турында акт теркәлде.

17 июнь көнне Ларионов Сергей Геннадий улы һәм Салимова Динара Назил кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Анастасия исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың  беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International