Баулы шәһәренең Гашыйклар скверында чаралар

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Баулыда ачылган гашыйклар скверы шәһәрлеләр өчен яраткан ял итү урынына әверелде.

Юл кечкенә каенлык аша уза, анда шәһәрнең күп милләтле булуын ассызыклап, рус, татар, удмурт һәм чуаш телләрендә котлаулар язылган. Шунда ук урнашкан арт-объект –металл каркас ысулы белән мәхәббәт дип язылган хәрефләр бар.

Никахтан соң бирегә яшь парлар килә, символик йозакларны ябалар һәм бу урынны туй фотосессияләре өчен кулланалар. Моннан тыш, бу матур урында шәһәр бәйрәмнәре, яшьләр өчен дискотекалар уза, ә кышын әкияти кышкы шәһәрчек «үсә».

Ә кичә ГХАТ бүлегенең шәхси кунаклары булган «Гаилә” социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешенә экскурсияга килеп скверда бер тәрбияләнүченең туган көнен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International