2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 400нче бала тууы теркәлде.
Яна Мансур кызы һәм Азат Таһир улы Габдерәшитовлар гаиләсендә беренче бала – Сабина дөньяга туа. ГХАТ бүлегенә кызының тууын теркәргә әтисе килде. Бүлек хезмәткәрләре бәхетле әтине кызы туу белән котладылар һәм туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.