Районда Алтын туй!

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Тукай районы  Бордыбаш  авылында  яшәүче Нәгыймулла абый һәм Нәсимә апа Әшрафуллинар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Үзләренең тормышларын авылга багышлап Нәгыймулла абый көтүче, Нәсимә апа сыер саучы булып эшләгәннәр. Тырыш хезмәтләре өчен күп кенә мактау хатлары, бүләкләр алганнар. Тату, матур гаиләдә 5 бала үстерделәр. Олы хөрмәткә лаек бу матур пар хәзерге көндә  балаларының, 9 оныгының кадер-хөрмәтендә 11 оныкчыгына куанып яшиләр. 50 еллык юбилейлары белән  районның ЗАГС бүлеге бәхетле озын тормыш теләп җылы котлау хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International