Сабан туйның хөрмәтле кунаклары

2019 елның 28 июне, җомга

Минзәлә районы Урыс авылы җирлегендэ Сабан туйлары гөрләп утте. Ел саен сабан туй мәйданында озак еллар бергә гомер иткән гаиләләрне котлау матур традицияга әйләнде. Авыл җирлеге идарәсе быел да 50 ел бергә гомер иткән  Шәймөхәметов Әсхат һәм Нәфисә апаны, Гайнетдинов Гарфетдин һэм  Фаягөл апаны, Сәлимов Фоат һәм Фәнүзә апаны, 55 ел бергә гомер иткән Сафиуллин Хәкимулла һәм Вәсимә  апаны, Багисов Фаяз һәм Фәйя апаны, Ганиев Фаим һәм Сабира апаны, 60 ел бергә  гомер иткән Сабиров Тахир һәм Хәдичә апаларны котлады. Бу гаиләләр үзләренен бөтен көчләрен  шушы җирлеккә биргәннәр. Гомерләре буе төрле эшләрдә: терлекчелектә, кырчылыкта, белем бирү өлкәсендэ эшләгәннәр.  Бүгенге көндә алар якыннарының һәм балаларының  күңел җылысын тоеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International