8-нче мәктәп яны җәйге лагерь укучыларын аларны ГХАТ бүлегенә экскурсиягә чакыру бик кызыксындырды һәм сөендерде. Чөнки балалар өчен ЗАГС - шатлык һәм бары тик туйлар гына уза торган урын.
ГХАТ бүлеге белгечләре ярдәме белән экскурсия хокукый мәгълүмат сәгатенә әверелде, уңайлы, файдалы, тормыш мисалларына, саннарга бай булды, архив материаллары белән таныштылар. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архив ничек формалашуын белделәр.
Балалар заманча рәвештә туу турындагы актларның техник чаралар ярдәмендә басылган язмаларын күрделәр, һәм аларны матур каллиграфия язуы белән теркәлгән архив документлары белән чагыштырдылар.
Очрашу ахырында балалар өчен кияү һәм кәләш бүлмәләре ишекләрен ачты, анда яшь парларны тантананың кагыйдәләре белән таныштыруы турында белделәр. ГХАТ залында мәктәп укучылары биредә күп еллар законлы никахта яшәгән юбилярларны хөрмәтләү, исем кушу тантаналары, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көннәре үткәрелүен белделәр. Балалар шулай ук Лениногорск шәһәре фотографларының фотокүргәзмәсе белән таныштылар.