ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2019 ел
җомга

Феликс Мирзаевич тормышы һәрвакыт җаваплылык һәм ышаныч белән тулы – чөнки аның язмышы тирә-юньдәгеләрнең тормыш куркынычсызлыгы белән бәйле бит. Чаллы Эчке эшләр идарәсе оешуга бәйле рәвештә, аны тәҗрибәле хезмәткәр буларак ТАССР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге шәһәрнең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы итеп билгеләде.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләп узучы Илдар һәм Мәүҗидә Вәлиевләрне, Фәндәс һәм Сәрия Зариповларны, Владимир һәм Лидия Кротовларны, шулай ук әле быел гына чәчләрен чәчкә бәйләгән алты яшь пар хөрмәтенә бик матур, җылы кичә узды.

2019-нчы елның 25-нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Юха гаилəсен алтын туйлары белəн тəбрик иттелəр.

2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар килде.

24 июль көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә быел өченче тапкыр үзенчәлекле игезәк бала тууы теркәлде. Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Берьюлы ике бала туса – икеләтә бәхет.

25 июльда Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Худойкул Рахмонкул улы һәм Мәфтүнә Бахтиёр кызы гаиләсендә барлыкка килде.

​​​​​​​«Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты нигезендә Мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләп узучы Илдар һәм Мәүҗидә Вәлиевләрне, Фәндәс һәм Сәрия Зариповларны, Владимир һәм Лидия Кротовларны, шулай ук әле быел гына чәчләрен чәчкә бәйләгән алты яшь пар хөрмәтенә бик матур, җылы кичә узды.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә. Укучыларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән  ветераннар Советы рәисе Р.Абдуллин, инвалидлар оешмасы рәисе Р.Фәрзиев,  миграция хезмәте белгече Р.Гибадуллин, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Ахметханова, МФЦ специалисты А.Садыкова  тәбрикләделәр. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  дүртенче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары  белән матур чара уздырылды.

Юбилярлар 50, 60 ел бергә һәм бу бик сөенечле вакыйга! Бер-береңне ничек яратырга һәм кайгыртып торырга кирәклеге мисалы. Чөнки ничә ел дәвамында бергә яшәп, сезнең күзләрегез шулай ук мәхәббәт һәм бәхет белән тулы, сезнең никахлашу көнегездә кебек!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International