«Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты нигезендә Мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләп узучы Илдар һәм Мәүҗидә Вәлиевләрне, Фәндәс һәм Сәрия Зариповларны, Владимир һәм Лидия Кротовларны, шулай ук әле быел гына чәчләрен чәчкә бәйләгән алты яшь пар хөрмәтенә бик матур, җылы кичә узды.
Тантаналы чарада катнашкан ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина, муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нагимов һәм Азнакай районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова юбилярларга һәм яшь парларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Бу көнне шулай ук «Заманча шартларда гаилә-никах мөнәсәбәтләре үзенчәлекләре» дигән түгәрәк өстәл артында тату гаилә һәм уртак тормышны саклап калу серләре хакында сөйләшенде.Гаилә парларына Казан шәһәреннән «Доверие» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм районыбыз мәгариф учреждениеләре психологлары консультация дә бирделәр.