Никахлашу Сараенда укучылар өчен экскурсия

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар килде. ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина алар өчен экскурсия үткәрде, анда укучыларны күптән түгел генә 100 еллык юбилеен билгеләп үткән ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы белән таныштырды, акт китапларының ничек саклануы, гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Аннан соң, никахлашу залына узгач, балаларга бу бинаның никах теркәү тантанасы өчен генә түгел, ә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү, исем кушу йолалары һәм башка гаилә бәйрәмнәре үткәрелүен сөйләп узды.

ГХАТ бүлегенә экскурсия балалар өчен хокукый мәгълүмат сәгате – һәркем өчен дә файдалы, тормыш мисалларына һәм саннарга бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International