Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә дүртенче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары белән матур чара уздырылды.
Балалар шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар, сорауларга җавап бирделәр, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. балаларга экскурсия уткәрде һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.