Юбилярлар 50, 60 ел бергә һәм бу бик сөенечле вакыйга! Бер-береңне ничек яратырга һәм кайгыртып торырга кирәклеге мисалы. Чөнки ничә ел дәвамында бергә яшәп, сезнең күзләрегез шулай ук мәхәббәт һәм бәхет белән тулы, сезнең никахлашу көнегездә кебек!
Тантана шартларында юбилярларга акчалата бүләк һәм Казан шәһәре мэры И. Р. Метшин исеменнән котлау хаты тапшырылды.
Юбилярларның сүзләренә буенча: «50 һәм 60 ел бергә яшәү ул бәхет һәм зур хезмәт! Бәхәсләшкән чаклар да булды, әмма гел татулаштык. Иң мөһиме, бер-береңне хөрмәт итү һәм ярату, юл кую һәм авыр хәлләрдә татулык эзләү. Үз балаларыгызны һәрвакыт гаиләне сакларга өйрәтегез! Гаилә һәм балалар һәрвакыт өстенлекле булырга тиеш!».
Аларга нык саулык, бехетле озын гомер телибез! Уртак тормышыгызда тынычлык, аңлау, ышаныч һәм гармония хөкем сөрсен!