Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә. Укучыларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән ветераннар Советы рәисе Р.Абдуллин, инвалидлар оешмасы рәисе Р.Фәрзиев, миграция хезмәте белгече Р.Гибадуллин, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Ахметханова, МФЦ специалисты А.Садыкова тәбрикләделәр. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.