Бөгелмә районында өченче – «Үзенчәлекле игезәк»

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

24 июль көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә быел өченче тапкыр үзенчәлекле игезәк бала тууы теркәлде. Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Берьюлы ике бала туса – икеләтә бәхет. Варвара һәм Иван – әти-әниләре балаларын әнә шундый матур исемнәр белән атадылар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнине игезәкләр тууы белән котладылар, сабыйларга сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләделәр һәм нәниләрнең беренче документларын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International