Яшел Үзән муниципаль районында абортларны профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Яшел Үзән шәһәре медицина оешмаларының хезмәткәрләре, ГХАТ бүлеге, Пенсия фонды белгечләре, ике конфессиянең дә руханилары, Яшел Үзән медицина училищесының күп балалы әниләр һәм студентлар, җәмәгатьчелек, ММЧ вәкилләре катнаштылар.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бала туу тантанасы булып узды. Яшь Мухамедзяновлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килде.
2019 елның 24 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
2019 елның 24 июлендә ГХАТ бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы узды. Әлеге чара Пенсия фонды белән берлектә үткәрелә.
2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында Лениногорск шәһәренең 13 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен экскурсия үткәрелде, анда ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина балаларны бүлекнең эше белән таныштырды.
70 ел бергә гомер кичергән Гайсиннар гаиләсе Миннәхмәт Сәгыйр улы һәм Галиябикә Нурулла кызын Тукай районы ЗАГС бүлеге бәйрәмнәре белән котлады. Мондый бәхеткә бик сирәкләр, сабырлар гына лаек була. Нәкъ менә шундый пар ул Гайсиннар. Миннәхмәт абый Тукай районының Биклән авылында туган. 1943 елда сугышка китә һәм Белорус фронтына элемтәче итеп җибәрелә. Сугыштан соң озак еллар шофер булып эшли. Ә Галиябикә апа тумышы белән Иштирәк авылыннан, ул бөтен гомерен чын хатын-кыз буларак, гаиләгә багышлый. Тормыш юлында очраган барлык кыенлыкларга да карамастан, алар мәхәббәтне саклап калып һәр үткән мизгелгә сөенеп яши беләләр.Өч бала үстергәннәр , бүген 5 оныклары, 9 оныкчыклары бар.Хәзерге көндә шуларның кадер-хөрмәтендә яшиләр.
2019 елның 23 июлендә гаилә психологы Гүзәл Закирова белән очрашуга булачак 25 пар килде. Бүген психолог авызыннан гаилә сценарие бәхетле булсын өчен, гаиләдәге рольне бүлү турында тәкъдимнәр яңгырады. Партнерга карата ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйләштеләр, аның уңай сыйфатларына басым ясап, комплементар аралашу мисаллары китерделәр.
2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә Лениногорск шәһәре 5 нче мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр килделәр. Бүлек хезмәткәрләре мәктәп балалар өчен экскурсия үткәрделәр, ЗАГС органы эшчәнлеге турында сөйләделәр, кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны дәүләт теркәвенә алуга игътибар юнәлттеләр, тууны теркәү һәм никах теркәү актларына җентекләбрәк тукталдылар.
2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 400 нче сабыйның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Резвановлар гаиләсе Морат Мәсгут улы белән Ирина Олег кызының уллары Айрат дөньяга килгән.
Һәр ел үзенең матур туй даталарына бай. 19 июль көне шундый даталарның берсе булып өйләнешергә телүче парларга ыгы-зыгы китерде. Бу көнне Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә чын «Туй ыгы-зыгысы» булды!!!