70 ел бергә гомер кичергән Гайсиннар гаиләсе Миннәхмәт Сәгыйр улы һәм Галиябикә Нурулла кызын Тукай районы ЗАГС бүлеге бәйрәмнәре белән котлады. Мондый бәхеткә бик сирәкләр, сабырлар гына лаек була. Нәкъ менә шундый пар ул Гайсиннар. Миннәхмәт абый Тукай районының Биклән авылында туган. 1943 елда сугышка китә һәм Белорус фронтына элемтәче итеп җибәрелә. Сугыштан соң озак еллар шофер булып эшли. Ә Галиябикә апа тумышы белән Иштирәк авылыннан, ул бөтен гомерен чын хатын-кыз буларак, гаиләгә багышлый. Тормыш юлында очраган барлык кыенлыкларга да карамастан, алар мәхәббәтне саклап калып һәр үткән мизгелгә сөенеп яши беләләр.Өч бала үстергәннәр , бүген 5 оныклары, 9 оныкчыклары бар.Хәзерге көндә шуларның кадер-хөрмәтендә яшиләр.