Туй тантанасы сезоны кызганнан-кыза бара, димәк, «Казан» гаилә Үзәгендә «Яшь гаилә мәктәбе» эшендә дә тулы аншланг

2019 елның 23 июле, сишәмбе

2019 елның 23 июлендә гаилә психологы Гүзәл Закирова белән очрашуга булачак 25 пар килде. Бүген психолог авызыннан гаилә сценарие бәхетле булсын өчен, гаиләдәге рольне бүлү турында тәкъдимнәр яңгырады. Партнерга карата ихтирамлы мөнәсәбәт турында сөйләштеләр, аның уңай сыйфатларына басым ясап, комплементар аралашу мисаллары китерделәр.

 Яшь парларның туй тантанасы алдыннан сораулары күп туа. Үзәкнең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова барлык кызыксындырган сорауларга җентекләп җавап бирде һәм сөйләде. Документларны әзерләү, актлар язмасында имзалар кую, никахтан соң кәләшләрнең паспортларын үз вакытында алыштыру, балдаклар алмашу , кияү белән кәләшне никахлашу сараеннан чыкканда һәм тантанада үз-үзләрен тоту - болар ЗАГС белгече белән инструктаж вакытында каралган сорауларның аз өлеше генә.

Барлык теләүчеләрне «яшь гаилә мәктәбе» ндә 30 июль көнне 10 сәгатьтә»Казан»Гаилә үзәгендә күрергә шат булачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International