Лениногорск муниципаль районында 400 нче туу теркәлде

2019 елның 23 июле, сишәмбе

2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 400 нче сабыйның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Резвановлар гаиләсе Морат Мәсгут улы белән Ирина Олег кызының уллары Айрат дөньяга килгән. 

ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата – аналарны шатлыклы вакыйга белән котлап, улларының тормышында беренче һәм иң төп документ-туу турындагы таныклык белән котлау открыткасы тапшырдылар. Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International