Әлмәт шәһәрендә 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

2019 елның 24 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Низамов Илгиз Нур улы һәм Мухимханова Эльвира Равил кызы гаиләсендә булды. 4 июль конне аларның уллары һәм кызлары туды.Яңа туган сабыйларга Алан һәм Айлин исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International