2019 елның 24 июлендә ГХАТ бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы узды. Әлеге чара Пенсия фонды белән берлектә үткәрелә.
3 гаилә Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Рузия Илсур кызы кулыннан сертификатлар алдылар. Гаиләләрне бу шатлыклы вакыйга белән котларга Автоградбанк белгече Батталова Алсу Альберт кызы котлап узды!
Гаиләләргә, балалары сау-сәламәт, акыллы, тәрбияле булып үсүләрен, аларны көннән-көн куандырып торуларын телибез, ата-аналар өчен балалар көлүеннән дә кадерлерәк нәрсә юк бит!