Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален Алимов Феликс Мирзаевич һәм Римма Шәриф кызы гаиләсенә тапшырдылар

2019 елның 26 июле, җомга

Феликс Мирзаевич тормышы һәрвакыт җаваплылык һәм ышаныч белән тулы – чөнки аның язмышы тирә-юньдәгеләрнең тормыш куркынычсызлыгы белән бәйле бит. Чаллы Эчке эшләр идарәсе оешуга бәйле рәвештә, аны тәҗрибәле хезмәткәр буларак ТАССР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге шәһәрнең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы итеп билгеләде. Феликс Алимов милициядә 33 елга якын хезмәт иткән. Медальләр, мактау билгеләре, грамоталар белән бүләкләнгән, мактаулы исемнәр йөртә. Зур иҗтимагый эше өчен ул шәһәр халкының ышанычын һәм рәхмәтен белдерде: аны депутат итеп берничә тапкыр сайлаганнар, 2007 елда Феликс Мирзаевичка «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелгән. Гаилә һәрвакыт ярдәм итте. Римма Шәрип кызы күп еллар мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре булды. Ә иң мөһиме – 2020 елда алар 60 ел бергә гомер итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International