25 июльда Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Худойкул Рахмонкул улы һәм Мәфтүнә Бахтиёр кызы гаиләсендә барлыкка килде.
Әти- әни кызларына Фотима һәм Зухро дигән исемнәр бирделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресын тапшырды.