Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə алтын туй

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019-нчы елның 25-нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Юха гаилəсен алтын туйлары белəн тəбрик иттелəр.

Валерий Марьянович белəн Зоя Сергеевнаның искиткеч мəхəббəт тарихы 50 ел элек шина комплексының ике хезмəткəренең дуслыгыннан башланып китə. Икеседə инженер, активистлар һəм профсоюз вəкиллəре. Бергəлəшеп спорт ярышларында да, иҗтимагый тормышта да катнашалар – бар җирдəдə өлгерлəр. Әкренлəп дуслык иң сафхис – мəхəббəткə əверелə. Бүгенге көндə Юха гаилəсе зур һəм тату, ике кызлары биш онык бүлəк итəлəр.

Тантанага ГХАТ Идарəсенə бəйрəм сəбəпчелəрен котларга дип туганнары һəм якыннары Рəсəйнең бөтен төбəклəрен нəн җыелды, хəтта Швециядəндə кунаклар килде. ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре юбилярларга озын бəрəкəтле тормыштелəделəр, Гадəттəгечə Юха гаилəсе исемнəре ГХАТ Идарəсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International