ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
    Күптән түгел без Балык Бистәсе поселогында 100 нче баланын туу турында акты рәсмиләштерелде дип язган идек. Ә менә хәзер тагын бер матур күренеш турында хәбәр итәбез. Балык Бистэсе ГХАТ бүлегендә 100 нче пар үзенең никахын теркәде. Мингарипов Илназ һәм Кәбирова Регина ике дә уйламыйча,  тик Балык Бистәсе ГХАТ бүлегендә генә язылышабыз дип,  интернет челтәре аша гаризаларын биргән иделәр. Никах рәсмиләштерү дәүрендә яшьләргә матур сүзләр, котлаулар әйтелде, итсәлекле буләкләр тапшырылды. Илназ һәм Регина ГХАТ бүлегенең истәлекле китабында имзаларын калдырдылар
28.09.2013 Кайбыч муниципаль  районы  башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә авыл советы җирлеге секретарьлары катнашында  эшлекле очрашу узды. Очрашу вакытында, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Зуфаровна  9 ай  нәтиҗәләре белән,законнарда булган үзгәрешләр белән таныштырды.  

Татарстан республикасында  урнашкан   халыкларның  мәдәни һәм этник  төрлелеген  пропагандалау,  «Экстремизмга – юк!» акциясе  кысаларында  Әлмәт шәһәренең Никахлашу  сараенда  27 һәм 28 нче  сентябрь  көннәрендә  рус һәм татар  гореф – гадәләренә нигезләнгән  гражданлык актын теркәү танатасы  уздырылган

Алар арасында  унике -  алтын, биш  пар  - 55 ел бергә, ике пар – 59 яшь бергә гомер иткәннәр.

   Халыкара Өлкәннәр   көнен  бәйрәм итү  кысаларында Әлмәт муниципаль районының  ЗАГС  идарәсе  яшьләр арасында  өлкән буынның абруен  арттыру, аларга карата  ихтирам уяту максатыннан  төрле  чаралар үткәрә. 27 сентябрь көнне  ЗАГС та гаилә тормышы  юбилярларын, бергә 25 һәм 35 ел яшәүчеләрне  хөрмәтләү тантанасы  булып узды.

 Котлауларны беренче  булып    яшь  паралар – Сахабиевлар Айрат һәм   Альбинаның әти–әниләре  кабул итте. Кияүнең әти–әнисе  агымдагы елда  энҗе,  киленнең әти– әнисе  – көмеш туйларын   билгеләп узганнар.  Тигез, матур гаилә булып яшиләр.

 Шәүкәт  Мамедович һәм  Гүзәлия  Маджиповна (Фарамузов   Равилнең  әти – әнисе )  бергә гомер итә башлауларының  25 еллыгы уңаеннан шулай ук кайнар котлаулар кабул иттеләр.

 Яңа  өйләнешүче яшьләрнең  гражданлык актын теркәү тантанасында ныклы, нигезле  гаилә корган  әти– әниләрне,  үрнәк парларны  тәбрикләү  Әлмәт шәһәренең  никахлашу  сараенда   матур гореф– гадәткә әйләнде.  Әлеге  эшебез дәвамлы  булыр,  дип ышанабыз.

 

28.09.2013 нче елның Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районнының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә зур тантана – алтын туй юбилейы узды. Бу бәйрәм өлкәннәр көне алдыннан бик матур, истәлекле вакыйга булып калды. 

Юрий Николай улы һәм Нина Маркел кызы Сальниковалар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.  

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районның ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 3 ветеран – Халидә Сафиулла кызы, Дания Минһаҗ кызы, Әлфия Мөхәммәтдин кызы  да бар иде.

Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган калган кызыклы хемәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды. ЗАГС ветераннары исеменнән Дания Минһаҗ кызы күрсәтелгән ихтирамнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 27 нче сентябрендә  Чыбыклы авылы мәдәният йортында  20 ел бергә тормыш кичергән гаиләләрнең юбилей кичәсе үткәрелде.  1993 нче ел дәвамында Чыбыклы авылы җирлегендә барлыгы 14 пар кавышып, гөрләтеп кызыл туйларын үткәргән булган. Мондый гаиләләрнең кайчандыр кавышып, иңнәрен-иңгә куеп, бергә гомер кичерүләре авыл халкы өчен дә зур  куаныч,  шатлык, бәхет булып тора.

   2013 елның 27 сентябрендә Буа муниципал районында эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. һәм авыл җирлекләренең белгечләре  катнаштылар. Очрашуда үлү очракларының вакытында теркәлүе, субвенция акчаларын үзләштерү һәм квартал отчетын тапшыру мәсәләләре каралды.

 

Уку елы башлану белән ГХАТ бүлеге белгечләре Зәй районы мәктәпләрендә өлкән класс укучылары өчен “Гаилә дәресләрен” укытуны яңартып җибәрделәр. Бу дәресләрдә балаларга ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләрен күрсәтү тәртибе, гаилә төзү, никах теркәү турында әңгәмә алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International