ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның  2 октябрь көнендә Балтач районының мәдәният үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган “Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын!” дигән тантана уздырылды. Элеге бәйрәмне район башлыгы Р.Р.Нотфуллин ачып җибәрде. Бу бәйрәмдә шулай ук Алтын һәм Зәркән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булып узды.  

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

1 нче октябрьдә Алексеевск муниципаль районының мәдәният йортында халыкара көне уңаеннан тантаналы рәвештә бәйрәм үткәрелде. Әлеге чарада Алексеевск муниципаль районның Башлыгы – В.К.Козонков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе – Э.Ә. Зарипова, Алексеевск районының иҗтимагый сораулар буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Н.П.Чурин, Алексеевск муниципаль районыныңВетераннар советы рәисе – Ш.К. Мөлеков, өлкән яшьтәге район халкы һәм ветераннар катнашты. Кунаклар әчен концерт, үзешчәнлек конкурслары һәм күзгәзмәләре оештырылды.

Алтын һәм бриллиант юбилее белән котлау өчен Турусовлар, Черемных, Храпчевские һәм Донские гаиләләре чакырылды.

 

03.10.2013 елда Баулы муниципаль  районы  башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары катнашында  киңәшмә узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова   9 ай  нәтиҗәләре белән, Менделеев районы ГХАТ бүлеген тикшерү нәтиҗәләре белән  таныштырды.  ГХАТ бүлегенең баш белгече  А.Ахметова киңәшмәдә катнашучыларны Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә үткәрелгән семинарда алынган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, “АИС”  программасына кагылган сорауларга җавап бирде.

Пимәрдә яшәүче Хөсәеновлар – Фәйзрахман Габдрахман улы һәм Галимә Гарифулла кызы 65 ел никахта яшәгән. Алар быел шушы олуг бәйрәмнәрен билгеләп үтте.


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Валентина Георгиевна Мелкумянц һәм Галина Егоровна Епанешниковалар бу очрашуга ел саен бик теләп килә. Алар байтактан пенсия яшендә булсалар да, үзләре эшләп киткән коллектив белән һаман да тыгыз элемтәдә.

2013 елның 1 октябрь көнендә Яңа-Савин  районы ЗАГС бүлегендә олылар көненә багышланган тантана уздырылды.Бәйрәмгә “Зәркән” һәм “Алтын” 10 пар чакырылды.Юбилярлар почет китабына кул куйдылар,аларга исполком һәм мэр И.Р.Метшин  исеменнән тәбрикләү открыткасы,өч мең сум акча тапшырылды.

 

Алабуга муниципаль районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Алабугада 1 октябрьда булып узган “Терроризмга каршы көрәш ” комиссиясенең чираттагы утырышында катнашты. Комиссия утырышында дини һәм иҗтимагый оешмалар белән тигез элемтәдә эшләү ысуллары турында сүз барды.
Бу утырышта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе, Сарман муниципаль районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Г.К.Шәяхмәтова да катнашы.

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган әлеге тантана ЗАГС бүлегендә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International