03.10.2013 елда Баулы муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары катнашында киңәшмә узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова 9 ай нәтиҗәләре белән, Менделеев районы ГХАТ бүлеген тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. ГХАТ бүлегенең баш белгече А.Ахметова киңәшмәдә катнашучыларны Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә үткәрелгән семинарда алынган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, “АИС” программасына кагылган сорауларга җавап бирде.
Киңәшмә азагында С.Мурсалимова авыл җирлеге секретарьларына “Россия 10” проект – бәйгесендә Кол Шәриф мәчете өчен тавыш бирүләрен сорап мөрәҗәгать итте.