2013 елнын 3 октябрендә Казан шәһәре ГХАТ идарәсендә олы вакыйга булды. Алтын һәм бриллиант юбилее белән котлау өчен Турусовлар, Черемных, Храпчевские һәм Донские гаиләләре чакырылды.
Юбилярлар бергә 50-60 ел яшәп, кулга-кул тотынышып зур тормыш юлын үткәннәр. Алар тормышында нинди генә авырлыклар очрамаган, әммә алар һәрвакыт бер-берсе өчен терәк булганнар.
Бу гаиләләр зур хөрмәткә лаеклы. Бәхетле һәм ныклы гаилә төзү бик күп көч һәм бер-береңне аңлап яшәүне таләп итә. Хәзерге көндә безнең юбилярлар үзләренен балалары очен генә түгел, оныклары, хәтта оныкчыклары очен дә үрнәк булып торалар, үзләренен тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга алар һәрчак әзер.
Бу тантанада парларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.
Без аларга нык сәламәтлек, озын гомер, алдагы тормышка ышаныч, якыннарынын һәрчак игътибарын тоеп яшәүләрен телибез!