Буа шәһәрендә яшәүче Камәрия апа һәм Гарифҗан абый Хисамовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

2013 елның 1 октябре, сишәмбе

Буа шәһәрендә яшәүче Камәрия апа һәм Гарифҗан абый Хисамовлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган әлеге тантана ЗАГС бүлегендә үткәрелде.

Алтмыш ел бергә гомер иткән пар күпсанлы котлаулар кабул итте, үзләре адресына иң җылы сүзләрне тыңлады ул көнне. Район башкарма комитеты җитекчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова:

- Каршыбызда утырган бу ике кеше барыбызга да үрнәк булырдай, хөрмәтле гаилә, - дип, муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова, исемнәре районның Мактау китабына язылган Хисамовларны 5 елдан соң никахларын яңартырга чакырды.

Бала чаклары ачлык-ялангачлык, михнәтле сугыш, яшьлекләре сугыштан соң илне торгызу елларына туры килгән бу парга алтмыш ел эчендә ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килгәндер. Ә менә зал түрендә күпсанлы кунаклар каршында иң матур сүзләрне әйтеп, бер-берсен чәк-чәк белән сыйлаганда, вальс биегендә гомер иткәндә барыбер дә күбрәк булган иң татлы, рәхәт минутларны исләренә төшергәннәрдер. Болай зурлауга иһлас шатланган картлар барлык яшьләргә дә шулай бер-берләрен аңлашып, хөрмәт итеп яшүләрен теләделәр. Ә без исә, үз чиратыбызда, аларның тагын күп еллар исән-сау булуларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International