2013 елның 2 октябрь көнендә Балтач районының мәдәният үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган “Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын!” дигән тантана уздырылды.

2013 елның 4 октябре, җомга

2013 елның  2 октябрь көнендә Балтач районының мәдәният үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган “Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын!” дигән тантана уздырылды. Элеге бәйрәмне район башлыгы Р.Р.Нотфуллин ачып җибәрде. Бу бәйрәмдә шулай ук Алтын һәм Зәркән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булып узды.  Кунаклар һәм җитәкчеләр исеменнән матур теләкләр кабул итеп, юбилярляр районыбызның Дан китабына кул куйдылар.

Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International