2 октябрьдә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлегендә беренче көзге чакыру комиссиясе утырышы булды.

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

2 октябрьдә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлегендә беренче көзге чакыру комиссиясе утырышы булды. Бу утырышта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Сарман муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе, Сарман муниципаль районы ГХАТ бүлегенең баш белгече Г.К.Шәяхмәтова да катнашы. Бу көздә армиягә китәсе егетләр комиссия членнарының сорауларына җавап бирделәр, үзләренең хәрби хезмәткә әзер булуларын тагын бер тапкыр исбатладылар. Тик аларның әле Республика хәрби-медицина комиссиясе алдына басасылары бар. Көзге чакырылышта районнан 68 егет армия сафларына китәр дип планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International