2013 елның 27 сентябрендә Буа муниципал районында эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. һәм авыл җирлекләренең белгечләре катнаштылар. Очрашуда үлү очракларының вакытында теркәлүе, субвенция акчаларын үзләштерү һәм квартал отчетын тапшыру мәсәләләре каралды.