Тукай районы Борды авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмендә, 50дән артык бергә гомер иткән парларны котладылар. Борды авлында гына алар 20 гаилә. Алар арасында унике - алтын, биш пар - 55 ел бергә, ике пар – 59 яшь бергә гомер иткәннәр. Ә Нурулла абый һәм Хадичә апа Нуретдиновлар 62 ел бергә яшәгәннәр. Менә шундый оҗмах урыны бар бездә дип, шаярталар бордылылар.
Әлеге юбилярларның һәркайсына котлау хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.