Балык Бистэсе ГХАТ бүлегендә 100 нче пар үзенең никахын теркәде

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Күптән түгел без Балык Бистәсе поселогында 100 нче баланын туу турында акты рәсмиләштерелде дип язган идек. Ә менә хәзер тагын бер матур күренеш турында хәбәр итәбез. Балык Бистэсе ГХАТ бүлегендә 100 нче пар үзенең никахын теркәде. Мингарипов Илназ һәм Кәбирова Регина ике дә уйламыйча,  тик Балык Бистәсе ГХАТ бүлегендә генә язылышабыз дип,  интернет челтәре аша гаризаларын биргән иделәр. Никах рәсмиләштерү дәүрендә яшьләргә матур сүзләр, котлаулар әйтелде, итсәлекле буләкләр тапшырылды. Илназ һәм Регина ГХАТ бүлегенең истәлекле китабында имзаларын калдырдылар.

    Шунысы сөендерә: елдан елга Балык Бистәсендә никахлар арта бара. Әгәр 2011 елның 26 сентябрь аенда 90 нче парның  никахы булды, 2012 елнын шул ук көнне 95 нче никах теркәлде, ә инде быел  Балык Бистәсе поселогында100 нче  никах теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International