27 сентябрь көнне ЗАГС та гаилә тормышы юбилярларын, бергә 25 һәм 35 ел яшәүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булып узды.

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

   Халыкара Өлкәннәр   көнен  бәйрәм итү  кысаларында Әлмәт муниципаль районының  ЗАГС  идарәсе  яшьләр арасында  өлкән буынның абруен  арттыру, аларга карата  ихтирам уяту максатыннан  төрле  чаралар үткәрә. 27 сентябрь көнне  ЗАГС та гаилә тормышы  юбилярларын, бергә 25 һәм 35 ел яшәүчеләрне  хөрмәтләү тантанасы  булып узды.

 Котлауларны беренче  булып    яшь  паралар – Сахабиевлар Айрат һәм   Альбинаның әти–әниләре  кабул итте. Кияүнең әти–әнисе  агымдагы елда  энҗе,  киленнең әти– әнисе  – көмеш туйларын   билгеләп узганнар.  Тигез, матур гаилә булып яшиләр.

 Шәүкәт  Мамедович һәм  Гүзәлия  Маджиповна (Фарамузов   Равилнең  әти – әнисе )  бергә гомер итә башлауларының  25 еллыгы уңаеннан шулай ук кайнар котлаулар кабул иттеләр.

 Яңа  өйләнешүче яшьләрнең  гражданлык актын теркәү тантанасында ныклы, нигезле  гаилә корган  әти– әниләрне,  үрнәк парларны  тәбрикләү  Әлмәт шәһәренең  никахлашу  сараенда   матур гореф– гадәткә әйләнде.  Әлеге  эшебез дәвамлы  булыр,  дип ышанабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International