Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә “Гаилә дәресләре”.

2013 елның 27 сентябре, җомга

Уку елы башлану белән ГХАТ бүлеге белгечләре Зәй районы мәктәпләрендә өлкән класс укучылары өчен “Гаилә дәресләрен” укытуны яңартып җибәрделәр. Бу дәресләрдә балаларга ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләрен күрсәтү тәртибе, гаилә төзү, никах теркәү турында әңгәмә алып барыла.

2013 елның 26 сентяберендә баш белгеч  Л.Г.Ананьева Зәй шәһәренең 2 нче мәктәбендә 10 класс укучылары белән шушы темаларга сөйләште. Балалар әңгәмәдә бик кызыксынып катнаштылар, сораулар бирделәр, үз фикерләрен җиткерделәр. Ахырда файдалы һәм кызыклы мәгълүмат өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International