2013 елның 28 сентяберендә Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын тәбрикләү кичәсе узды.
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районның ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 3 ветеран – Халидә Сафиулла кызы, Дания Минһаҗ кызы, Әлфия Мөхәммәтдин кызы да бар иде.
Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган калган кызыклы хемәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды. ЗАГС ветераннары исеменнән Дания Минһаҗ кызы күрсәтелгән ихтирамнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.
Безнең олуг хезмәткәрләребез өчен бәйрәм рухы бу кичә белән генә чикләнмәде. 30 сентябрь көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, аларны өйләренә барып, бүләкләр тапшырып, Өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр.