Зәй муниципаль районы Чыбыклы авылы җирлегендә юбилярлар котлау тантанасы

2013 елның 27 сентябре, җомга

2013 елның 27 нче сентябрендә  Чыбыклы авылы мәдәният йортында  20 ел бергә тормыш кичергән гаиләләрнең юбилей кичәсе үткәрелде.  1993 нче ел дәвамында Чыбыклы авылы җирлегендә барлыгы 14 пар кавышып, гөрләтеп кызыл туйларын үткәргән булган. Мондый гаиләләрнең кайчандыр кавышып, иңнәрен-иңгә куеп, бергә гомер кичерүләре авыл халкы өчен дә зур  куаныч,  шатлык, бәхет булып тора. Зал түрендә өйләнешүләренә 20 ел тулып, фарфор туйларын үткәрүче бәхетле 3 пар. Бәйрәмдә һәр пар 20 ел элек  булган туй көннәрен искә алдылар, гаилә учакларын янәдән яңартып шәмнәр белән вальс биеделәр. Юбилярларның мәхәббәт җимешләренә - балаларына да сүз бирелде.

        Котлау сүзләрен Чыбыклы авылы җирлеге башлыгы Роберт Фатих улы Хамидуллин җиткереде һәм һәр парга истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International