28.09.2013 Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә авыл советы җирлеге секретарьлары катнашында эшлекле очрашу узды

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе

28.09.2013 Кайбыч муниципаль  районы  башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә авыл советы җирлеге секретарьлары катнашында  эшлекле очрашу узды. Очрашу вакытында, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Зуфаровна  9 ай  нәтиҗәләре белән,законнарда булган үзгәрешләр белән таныштырды. Соңрак тәҗрибэ туплаган хезмәткәрләр  белән әле бу  эшкә яңа гына керешкән хезмәткәрләр ике төркемгә бүленеп гражданлык хәле актлары турындагы Федераль  законга, Гаилэ кодексына кагылышлы сорауларга жаваплар бирделәр. Очрашу ахырында , лаеклы ялга китүләре уңаеннан ,  Иске Тәрбит  һәм Багай авыл жирлеге  секретарьларына бу өлкәдә куйган хезмәтләре өчен  тәбрикләү һәм рәхмәт  сүзләре яңгырады. Алар үз чиратында яшь белгечләргә эшләрендә уңышлар теләделәр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International