ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2013 ел
җомга

2013 ел Баулы шәһәрендә яшәүче Фазлыевлар гаиләсе өчен истәлекле ел.  Февраль аенда бу матур, тату гаилә җыелып гаилә башлыгы Мәгсүм абыйның 80 еллык юбилеен билгеләп үткән булса, сентябрь аенда аларның гаиләләренең юбилее.

60 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып яшәүче Хәния апа белән Мәгсүм абый Фазлыевлар гаиләсе  күпләргә үрнәк, тырыш гаилә. Аларның яшәгән йортлары нур чәчеп тора, хуҗаларының булдыклы, уңган икәнлекләре ерактан күренеп тора.  Тормыш авырлыклары алдында баш имичә, илгә намуслы хезмәт иткәннәр алар. Мәгсүм абый  Баулы технологик  транспорт идарәсендә  40 ел  буена машинист-тракторчы булып эшли.  Хәния апа райпода башта сатучы, аннары склад мөдире булып шулай ук 40 ел хезмәт итә.

2013 нче елның 27 сентяберендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  үзенчәлекле никах теркәү тантанасы үтте. Милли йолаларны торгызып, язылышу татантасын милли гореф-гадәтләр белән үткәрү – яшьләр игълан иткән теләкләрнең берсе иде. Кияүнең крзшен, кәләшнең татар булуы, кунакларга ике халыкның гореф-гадәтен карарга мөмкинлек бирде.

Татарларның һәм керәшеннәрнең милли киемнәрен кигән кызлар кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар, яшьләргә гаилә юлы символы булган сөлге җәйделәр.

 

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

         ГХАТ бүлегенең белгечләре яшь әти-әнине бала туу белән генә түгел, шулай ук рәсми никах белән дә котлады. Россия гражданы булуы белән балага туу турындагы таныклык тапшырылды. 


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Балык Бистәсе Олы Елга яшәүче Нәгимә әби Әхмәлиевага 3 сентябрь көнне 95 яшь тулды. Әбинең олуг гомер бәйрәменә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәбибуллин Р.Х., Олы Елга авыл җирлеге бышлыгы Садриев Ф.Ә. һәм ЗАГС бүлегенең эшчеләре килделәр.
Дәрес барышында балалар актив катнаштылар, никахны теркәү, район һәм үз авылларының статистик күрсәткечләре аларда аеруча кызыксыну уятты. 

Бер көнне, Саба районында Тенеки авылында яшәүче 99 яшьлек әби янында булырга туры килде. Вазифа әби күпчелек вакытын догалар укып үткәрә. Биш ел элек күз күреме начарланган,  шулай да зиһене бик камил. Җитмеш-сиксән ел элек булганнарны да бүгенгедәй хәтерли әле. Кайчан, кайда кемнәр белән окоп казыганына кадәр әйтеп бирә. Озын гомерле әбекәйләр бе­лән күрешкәч, гадәттә безне бертөрле сорау кызыксындыра. Ачлык-ялангачлык чорнап алган елларның челләсендә урак урган, кышкы зәмһәрир салкынында урман кискән зифа кызлар ничек итеп бер гасырлык гомер юлы үтә алган. Ә бит алар озак яшәр өчен бүгенгеләр кебек йога белән дә шөгыльләнмәгән, болгар борычы да ашамаган. Төп ризык ит тә бәрәңге. Әле аның ите булса ярый.

Якшәмбедә, ягъни 22 сентябрь көнне районда халыкны  физик  культаруга  тарту, сәламәт  яшәү рәвешен пропагандалау, районның иң  көчле  йөгерешчеләрен ачыклау  максатында “Татарстан  кроссы – 2013” үткәрелде. Әлеге  чара  барлык авыл җирлекләрендә оештырылды.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
23 сентябрь иртәсе. Халык Теләче үзәгенә агыла. Олысы,кечесе,карты,яше – бүген барча кеше дә, инде традициягә әйләнгән көзге кросста катнашу өчен ашыга. Быел кеше аеруча күп булды,дип билгеләп үтә чараны оештыручылар. Теләче район Советы,Башкарма комитеты,шул исәптән ГХАТ бүлеге дә кросста актив катнашты.
Традицион йөгерү быел яңа мәйданчыкта – Kazan-Arena стадионы янындагы территориядә узды.

Быел Чирмешәндә узган “Татарстан кроссы – 2013“ бәйгесендә велосипедчылар да узышты. Абый-апалары белән әлеге транспортта көч сынашырга Сосновкадан биш яшьлек Коля Тимирясов та килгән.

Йөгерү ярышларын район Сабан туйлары уза торган стадионда үткәрделәр. Оештыручылар әйтүенчә, бу көнне стартка 260лап якташыбыз чыккан. Бәйгедә биш-алты яшьлек сабыйлардан алып алтмышка җитүче апалар да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International