2013 елның 25 сентябрендә Адав-Толымбай башкарма комитеты сәркәтибе Кәримова А.Р. гаилә тормышы һәм гаилә байлыгын яктырту максатыннан 10-нчы сыйныфта укучы балалар белән дәрес үткәрде, аларның игътибарын никахны рәсмиләштерүнең мөхимлегенә һәм кирәклегенә юнәтте. Дәрес барышында балалар актив катнаштылар, никахны теркәү, район һәм үз авылларының статистик күрсәткечләре аларда аеруча кызыксыну уятты. Дәрес ахырында Алсу Равил кызы балаларга укуларында уңышлар теләде, яңа уку елы кызыклы, уңышлы һәм нәтиҗәле булыр, дип ышаныч белдерде.