22 нче сентябрдә Казанда «Милләтләр кроссы - 2013» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Традицион йөгерү быел яңа мәйданчыкта – Kazan-Arena стадионы янындагы территориядә узды. «Милләтләр кроссы - 2013» Рәсәй территориясендә уздырылучы спортның җәйге төрләре буенча масса күләмендәге иң зур спорт чарасы.
Спорт вакыйгасында мәктәп укучылары, югары һәм урта-махсус белем бирү уку йортлары студентлары, бюджет сферасы эшчеләре, дәүләт хезмәткәрләре һәм сәламәт яшәү рәвешенә битараф калмаган барлык кеше катнашты. Гадәттәгечә әлеге спорт чарасында гаилә командалары, спорт ветераннары һәм ММЧ вәкилләре аерым йөгерделәр. Программаның яңалыгы булып велосипедчыларның узышуы булды. Әлеге чарада Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты. Министрлар Кабинеты ГХАТ идәрәсе җитәкчесе – Зарипова Эльмира Әмировна VIP-йөгерүдә катнашты.