Быел Чирмешәндә узган “Татарстан кроссы – 2013“ бәйгесендә велосипедчылар да узышты. Абый-апалары белән әлеге транспортта көч сынашырга Сосновкадан биш яшьлек Коля Тимирясов та килгән.
Йөгерү ярышларын район Сабан туйлары уза торган стадионда үткәрделәр. Оештыручылар әйтүенчә, бу көнне стартка 260лап якташыбыз чыккан. Бәйгедә биш-алты яшьлек сабыйлардан алып алтмышка җитүче апалар да катнашты.
Физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз да бу көнне инвалид коляскаларында узыша ала иде. Тик теләк белдерүчеләр генә әллә ни булмады. Әмма картлар һәм инвалидлар йорт-интернатынан килеп, ярышларны ачу тантанасында шактый озын араны, яшь велоузышчылар белән янәшә узган Роберт Муллинга спортчылар озак алкышлады.