2013 нче елның 27 сентяберендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле никах теркәү тантанасы үтте. Милли йолаларны торгызып, язылышу татантасын милли гореф-гадәтләр белән үткәрү – яшьләр игълан иткән теләкләрнең берсе иде. Кияүнең крзшен, кәләшнең татар булуы, кунакларга ике халыкның гореф-гадәтен карарга мөмкинлек бирде.
Татарларның һәм керәшеннәрнең милли киемнәрен кигән кызлар кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар, яшьләргә гаилә юлы символы булган сөлге җәйделәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Салихҗан кызы яшьләрне зур тормыш юлына озытып, үзенең изге теләкләрен җиткерде.