23 сентябрь көнне Теләчедә “Милләтләр кроссы” акциясе кысаларында көзге кросс үтте.

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе

23 сентябрь иртәсе. Халык Теләче үзәгенә агыла. Олысы,кечесе,карты,яше – бүген барча кеше дә, инде традициягә әйләнгән көзге кросста катнашу өчен ашыга. Быел кеше аеруча күп булды,дип билгеләп үтә чараны оештыручылар. Теләче район Советы,Башкарма комитеты,шул исәптән ГХАТ бүлеге дә кросста актив катнашты. Массакүләм йөгерүләрнең максаты да шул бит – районның спортка битараф булмаган халкын бергә туплау, бердәмлек хисе тәрбияләү. Быел да шулай булды:халык күмәкләп фотога төште,йөгерешләрдә катнашты, бигрәк тә балаларның күңеле булды: һәр балага да ничәнче килүенә карамастан истәлек бүләге әзерләнгән иде. Спорт уеннарының җәйге төрләре белән шогыльләнүгә нокта куеп,кышкы төрләргә күчүгә бер адым булды бу кросс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International